Татарстанда бурычлы кешеләрдән 260 транспорт чарасы тартып алынган

Татарстанда ел башыннан бирле бурычлы кешеләрдән 260 транспорт чарасы тартып алынган. Бу техника арасында җиңел машиналар, йөк автомобильләре һәм авыл хуҗалыгы техникасы бар.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы баш идарәсе хәбәр итүенчә, бурычы булган кешеләр әҗәтен транспортны сатуга куйганчы капларга тырыша. Кайберләре исә әҗәтен техниканы тартып алганда ук капларга өлгерә.

Күптән түгел Казанда әҗәте булган бер кешенең йөк машинасын тартып алырга җыеналар. Ул исә 13 мең сум бурычын беркетмә төзәгәнче үк каплаган. Чөнки машинаны махсус урынга җибәрү кыйммәткәрәк төшә.


Фикер өстәү