Биектауда 15 яшьлек бала поезд астында калган

Кичә Биектау станциясендә 15 яшьлек аңсыз баланы табалар. Аны поезд бәреп китә.

Табиблар килгәнче малай үз аныңда була. Әмма аннары аңын җуя. Ул бик күп тән җәрәхәтләре ала.

Әлегә сәламәтлеге хакында берни билгеле түгел. Шулай ук тимер юлда тикшерүчеләр дә эшли. Фаҗига ни сәбәпле килеп чыккан, барысын да ачыклыйлар.


Фикер өстәү