Украина Россиядәге нефть заводына һөҗүм иткән: зыян күрүчеләр бар

БПЛА Рязаньдагы нефть заводына һөҗүм иткән. Бу хакта 13 мартта 112 яза.

Пилотсыз очкыч нефть продуктларын беренчел эшкәртү җайланмасына эләккән. Ике кеше зыян күргән, аларга ярдәм күрсәтәләр. Һөҗүм итүдә дүрт пилотсыз очу машинасы катнашкан дип хәбәр ителә.

Telegram-канал мәгълүматлары буенча, янгын мәйданы 200 кв метр тирәсе.


Фикер өстәү