Акчалы себерке: себерке бәйләп табыш алып буламы?

Чаллыбаш авылында яшәүчеләрнең – үз кәсебе. Алар ел әйләнәсендә  мунча миллеге, урам себеркесе бәйләп сата. Күбрәк шәһәр халкы соратып ала икән. Иренмәсәң, табышы да бар, диләр. Тик  шул ук вакытта табигатькә дә зыян китермәскә кирәк.

Чаллыбашта 36 йорт исәпләнә, 135 кеше пропискада тора. Ә менә 16 йорт буш, анда берәү дә яшәми. Медпункт, мәчет,  клуб бар.  Кибет юк. Ипине һәм башка кирәк-яракны атнага өч тапкыр автокибет китерә. Юлларына асфальт түшәлгән. Кышын карны трактор ачып тора. Йортларга су кертелгән. Халкы терлек асрап, сөт сатып көн күрә. Кайберәүләр күрше авылга «Кулон» агрофирмасына эшкә йөри.

Авыл урманнан кул сузымында гына. Чаллыбашларны  чын табигать балалары дияргә була. Алар  җәен – җиләк, көзен гөмбә җыя. Үз кирәк-яракларына  дип, себеркенең төрлесен әзерли. Шул ук вакытта бу шөгыльне кәсепкә әйләндерүчеләр дә бар.  Моңа кадәр  аны унлап йортта бәйләгәннәр. Хәзер себерке осталарының саны кимегән. Кайсы кая эшкә урнашкан.

Рәзинә Гайнетдинова – Мамадыш кызы. 16 ел элек  Чаллыбаш авылы егете Раилгә кияүгә чыккан. Аның белән өч бала тәрбияли. Моңа кадәр укытучы булып эшләгән. Тик авылда эш юк. Шул сәбәпле, һөнәрен башкага алыштырырга туры килгән.

– Авылның табигатен дә, кешеләрен дә бик яратам, – ди Рәзинә. – Үземә  кечкенә генә кәсеп таптым: урман себеркесе җыеп сатам. Елга 2–2,5 меңне  бәйлим. Ирем урманнан алып кайтып бирә, улым сындыра, ә мин бәйлим. Бәя үзгәреп тора. Быел берсен 65 сумга саттык. Заказны шәһәрдән дә, районнардан да бирәләр. Шифасын тапканнар икенче елны да сатып ала. Әрем, бөтнек, зәңгәр һәм сары мәтрүшкәсен дә кушам. Кыйммәт дип әйтүче юк.

Нурания һәм Альфред  Хәбиуллиннар исә урам себеркесе бәйләп сата.  Бу – аларның күптәнге шөгыле.

– Бу эшкә көз көне агачлар яфрак койгач тотынабыз. Яз көне ярамый, чөнки сулана торган була. Каенның аскы ботакларын агачка зыян китермичә генә җыябыз. Сораучылар булганда, тик тормыйбыз. Күрше авылдан да  заказ биргәлиләр. Шәһәр халкы бигрәк тә урам себерергә сорый, – ди  Альфред абый. – Җыю озак, бәйләү тиз аны. Яшь вакытта җиңелрәк иде. Бу сиңа мунча себеркесе генә түгел, күп көч кирәк. Бармак башлары авыртып бетә. Хезмәте күп булса да, хакы арзан. Берсе 30–40 сум тора.

Нурания апа әйтүенчә, урманга рәхәттән йөрмиләр.  Ничек тә булса яшәргә, тормыш алып барырга кирәк. Лаеклы ялга чыкканчы, алма бакчасында эшләгән ул. Анда төрле җиләк-җимешләр үстергән. Соңгы вакытта чыбык-чабык янында кайнаша. Без килгәндә, ботак кайгысы түгел иде әле аларда.  Сөенечләре зурдан. Хәрби операциядә катнашучы улларының ялга кайтуын көтәләр иде.

Себеркегә ботаклар җыярга ярыймы?

Айрат Әхмәров, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе:

– Мунча миллеге, урам себеркесе өчен һәм шулай ук үрү өчен ботакларны  печән чабу кишәрлекләреннән, чистартылырга тиешле урыннардан, шулай ук ауган агачлардан җыярга мөмкин. Урманнарда агачларны саклап калу таләп ителгән җирдәгесенә кагылырга ярамый. Урман  байлыкларын: әйтик, сагыз, дару үләннәрен һәм башкасын җыю тәртибен бозган очракта штраф күләме гражданнарга – 500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 500–1000, юридик затларга 5000 сумны тәшкил итә. Моннан тыш, урман утыртмаларын зарарлаган яки агач-куакларны үз белдегең белән казып алган өчен, шулай ук штраф һәм зыянның күләме 5000 сумнан артып киткәндә, җинаять җаваплылыгы каралган.


Фикер өстәү