Олы Битаман авылында яшәүче күпбалалы Сабирҗановлар сайлауга балалары белән барган

Биектау районының Олы Битаман авыл җирлегендә Россия Президентын сайлаулар сәгать иртәнге 8дә башланды. 4 авылны берләштерүче җирлектә 882 кеше яши, аларның 757 се тавыш бирү яшендә.

— Безнең җирлектә халык актив. Бигрәк тә шимбә, якшәмбе көннәрендә күп кеше килә. Казаннан да яшьләр кайта. Без ишекләрне ачуга чиратта 15 кеше җыелган иде инде, — ди 1297 нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлнара Камалиева. — Без беренче булып сайлаган кешегә Россия флагы сурәтләнгән кружка әзерләгән идек. Әлеге бүләк Наил Дәминовка эләкте. Ул мәктәп балаларын йөртә. Эшен тәмамлауга ук сайларга килгән. Моннан тыш, беренче тапкыр сайлауга килүче яшьләребезгә дә бүләкләр әзерләдек. Андыйлар бездә 13 кеше.
Гөлнара Камалиева әйтүенчә, күрше авылларда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне өйгә барып сайлаталар. Әйтик, Ювас авылына сайлау яшендәге 82 кеше булса, шуның 20се өйдә сайлый.

 

 


Фикер өстәү