Игорь Бикеев: «Сайлауда катнашкан һәркем — үз иленең хакимияте»

Бүген ил күләмендә башланган Россия Президентын сайлауда катнашкан һәркем үз иленең хакимияте булып тора. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының беренче проректоры, профессор Игорь Бикеев әйтте.

Белгеч Президент сайлауның әһәмиятенә бәйле фикерләрен җиткерде.
— Идарә эшчәнлеге өчен югары әзерлекле һәм халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итүче кешеләр сайлану мөһим, — диде ул.
Игорь Бикеев әйтүенчә, нәтиҗәле һәм белемле хакимият органы булмаса, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә, шул исәптән, илнең суверенитеты югалырга мөмкин.
-Тавыш бирү — ул хокук кына түгел, ә өстенлек тә, — диде ул. — Сайлауда катнашкан һәркем — үз иленең хакимияте булып тора.

 


Фикер өстәү