Миләүшә Таминдарова: Сайлау көне һәрвакыт бәйрәм булды

Россия Президентын сайлауның икенче көнендә Татарстан камера хорының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Миләүшә Таминдарова 461 нче сайлау участогында (Казан шәһәренең 11 нче күпрофильле лицее) тавыш бирде. Гражданлык бурычын үтәгәннән соң, Татарстанның атказанган артисты Анастасия Макарова белән сайлауга килгән кешеләрнең күңелен дәртле җырлар белән күтәрделәр. 

— Минем өчен бүген тантаналы көн. Ул балачактан шулай булды. Сайлау көнне һәрвакыт кояш, һәрвакыт яз һәм күтәренке кәеф булганы истә калган. Минем балачакта төрле тәм-томнар да саталар иде әле. Сайлау көне һәрвакыт бәйрәм булды. Шундый тәкъдимем бар: барлык сайлау участокларында музыка яңгырап торсын иде, — диде Миләүшә Таминдарова. — Сайлаулар — ул һәрвакыт синең эчке ирегең. Мин һәрвакыт үз сайлавымны ирекле ясадым. Ирек ул шундый әйбер: аны биреп булмый, аны бары тик алырга гына мөмкин.

Татарстанның атказанган артисты Анастасия Макарова сайлауда беренче тапкыр яңа статуста катнашуын әйтте.

— Сайлауда бүген мин беренче тапкыр. Икенчедән, тавыш бирүдә беренче тапкыр мактаулы исем иясе — Татарстанның атказанган артисты буларак катнашам. Халкыбыз, республикам алдында зур җаваплылык тоям, — диде җырчы. — Шулай килеп чыкты, мин Югары Ослан районында әти-әнием йортында теркәлгәнмен. Шуңа күрә иртәгә «Ак барс Арена»да чыгыш ясаганнан соң, шунда кайтачакмын. Бөтен гаиләбез белән барып, тавыш бирәчәкбез.

Билгеле булганча, бүген — Россия Президенты сайлауның икенче көне. Сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү