Татарстанда ярминкәләрдә, барыннан да бигрәк, йомырка, яшелчә һәм ит алалар

Бүген Казанда һәм республиканың берничә зур шәһәрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.

Фермерлар инде иртә таңнан ук үз мәйданчыкларында иде. Елдагыча, фермерлар, шәхси хуҗалыклар шәһәр халкын үзләре җитештергән ит, сөт продуктлары, яшелчә белән сыйларга килгән иде. Моннан тыш, ярминкәдә ярмалар, балык, кондитер ризыклары, җиләк-җимеш тә күп тәкъдим ителгән иде.

«ВТ» хәбәрчесе Әмирхан урамындагы сату мәйданчыгына чыгып, бәяләр белән танышып, сатучылар белән аралашып кайтты.
Чиратлар бигрәк тә ит, сөт ризыклары, йомырка, балык сата торган сату нокталарында зур иде.

— Ит алып килгән идек, сатып бетердек диярлек. Безнең инде үз сатып алучыларыбыз бар, атна саен көтеп торалар. Шуңа күрә алып килгән итне бервакытта да кире алып кайтканыбыз юк, — диде Кайбыч районыннан килгән фермер ханым.

Бәрәңге, кишер, суган, катырылган яшелчәләрне халык яратып алды. Тик әлеге мәйданчыкта помидор, кыяр, яшел тәмләткечләр, суган гына күренмәде. Гадәттә, башка елларда иң зур чиратларның берсе дә нәкъ шушы сату нокларына туры килә иде.

— Әллә җил суык булганга, халык сүлпән әле бүген. Башка вакытта күбрәк сатыла, кешеләр дә күбрәк була торган иде, — дип үзара сөйләшеп алды ике сатучы.

Тик Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге ярминкәнең беренче көнендә халыкның аеруча актив булуын әйтте. Бигрәк тә йомырка, яшелчә һәм сөт ризыклары күп сатылган икән.

Ярминкәдәге кайбер продукция бәяләре:

  • Ит — 460 сумнан башлана
  • Йомырканың югары категориядәгесенең бер дистәсе — 130 сум, беренче категориядәгесе — 108 сум, икенче категориядәгесе — 103 сум.
  • Эремчекнең 1 кг — 200 сум
  • Дөгенең 3 кг — 360 сум
  • Карабодайның 3 кг — 360 сум
  • Тозлы скумбрия балыгы — 650 сум

Фикер өстәү