Салават Фәрхетдинов: «Без сайлауны көтеп алдык»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казанның 258 нче сайлау участогында Россия Президенты өчен тавыш бирде. Ул сайлауга хатыны Ләйсән белән парлашып килде.

– Сайлауны көтеп алдык. Инде азагы уңышлы булсын дип телибез. Һәр кешенең бу тормышта үз позициясе була. Мин дә күптән күңелемдә билгеләп куйганча тавыш бирдем. Моны үз язмышыбызны сайлаганны аңлап эшләдем. Бар кешегә дә күңел тынычлыгы телим. Иң яхшы көннәр алда булсын. Татарстанда яшәвем аркасында тормышым түгәрәк. Бар кешегә шуны телим.
Билгеле булганча, бүген – Россия Президенты сайлауның икенче көне. Сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү