Сэсэгма Бубеева: «Вакыт җитмәде дип, беркем дә зарлана алмый»

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә урнашкан сайлау участогында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Анда бүген «Россия халыклары ашлары» акциясе узды. Төрле милләт вәкилләре сайлаучыларны үзләренең милли ризыклары белән сыйлады. Җыр–биюләре белән халыкның кәефен күтәрүне дәвам итәләр.
Татарстанда бурятларның милли–мәдәни автономия җитәкчесе Сэсэгма Бубеева үзен Россия гражданины итеп санаган, күңелендә ватанпәрвәрлек хисе булган һәркем сайлауда катнашырга тиеш дип саный. Бу – бурыч.

– Иртә килгән саен яхшырак. Быел хәтта өч көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин. «Вакытым юк иде, бер көн генә җитмәде, шуңа күрә сайлауга бара алмадым», – дип берәү дә сәбәп таба алмый. Киләчәк үзебездән тора. Җаваплылыкны башкаларга аудармыйча, һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк. Бар да, сайла!– ди Сэсэгма Бубеева.


Чуаш милләтеннән булган 75 яшьлек Лидия Ярослав та үз тавышын бирергә өлгергән инде.
– Моның бер авырлыгы да юк. Без Президентыбызга ышанабыз. Аннан бары яхшылык кына көтәбез, –ди ул.
Лидия Ярослав «Дуслык» йортына җырларга йөри. Бүген алар милли ризыкларын тәкъдим итте. Табында кабартма, кабаклы ботка да бар. Сүз уңаеннан, һәр милләттән вәкилләр нинди генә сыйлар әзерләмәгән. Монда аларның булдыклылыгын гына түгел, юмартлыгын да күрдек.
Әнә татар милли киеме кигән бер кыз чәкчәк, кыстыбый, мәтрүшкәле чәйләр белән сайлаучыларны сыйлый. Анжелика Әмирханова Свердлау өлкәсе кызы икән. Казандагы «Халыклар дуслыгы йорты»нда эшли.


– Бүген безнең өчен бәйрәм. Кешене сыйлау рәхәт. Сайлау участогыннан тавыш биреп кенә түгел, күңел ачып та кайтып китәләр. Мин үзем дә тавыш бирдем. Сайлауда катнашуны үземнең бурычым дип саныйм һәм мин моны үтәдем, – ди ул.


Фикер өстәү