Мария Ефлова: Татарстан сайлаучылары бик җаваплы

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры урынбасары Мария Ефлова ТНВ каналында узучы телемарафонда республикада сайлаучыларның 85 проценты тавыш бирәчәген фаразлады. 

– Бөтен гаилә белән сайлауга йөрү – безнең илдә күпьеллык традиция. Ул 50-60 ел элек барлыкка килгән. Балачактан ук хәтерлим, сайлауларга һәрвакыт бөтен гаиләбез белән йөрдек. Беренче тапкыр барганымны бик яхшы хәтерлим. Бу бик җаваплы һәм дулкынландыргыч иде. Быел да бөтен гаилә белән тавыш бирдек, – диде ул.

Мария Ефлова фикеренчә, республикада сайлаучыларның 85 проценты тавыш бирәчәк.

– Татарстан сайлаучылары бик җаваплы. Бездә авылда да, шәһәрдә дә актив сайлыйлар. Күпбалалы гаиләләр, яшь парлар бик күп. Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, сайлаучыларның гомуми санының 85 проценты тавыш бирәчәк дип уйлыйм. Сайлауларның 3 көн дәвам итүе бик уңайлы. Әле бит бу көннәрдә Май чабу бәйрәме дә. Бу безне тагын да берләштерә, – диде Мария Ефлова.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү