Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыклар дуслыгы шундый бәйрәмнәрдә ныгый»

Бүген Казанның «Ак Барс-Арена» мәйданында «Широкая Масленица-2024» республика бәйрәме кысаларында Гаилә фестивале уза. Җыр, биюләр, һәр төрле күңел ачу чаралары, әкият геройлары белән фотога төшүләр коймак, шашлык, пәрәмәч, тәмле чәй белән сыйланулар белән үрелеп бара. Балалар, яшьләр һәм өлкәннәр – биредә һәркайсы үзләренең күңеленә хуш килгәнне таба алды.

Фестивальгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Иң элек ул кул осталары, һөнәрчеләр, милли атрибутикалар сату мәйданчыкларына тукталды, халык белән аралашты, сый-нигьмәтләрдән аваз итте, агач та кисеп күрсәтте. Гаилә бәйрәменә Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгате Луиза ханым белән бергәләп килгән иде. Һөнәрчеләр аларның гаиләсенә үз куллары белән ясаган курчак бүләк итте.

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләде.
– Бу бәйрәмне бөтен республика белән бергәләп билгеләп узабыз. Безнең халыклар Россиядә дә, Татарстанда да дуслаша һәм без шуның белән көчле. Башка бәйрәмнәр шикелле үк, Май чабу бәйрәме дә бар халыкны берләштерә. Без һәр халыкның бәйрәмен шулай бергәләп билгеләп үтәбез. Әлеге сәхнәдә дә төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен күрергә, ә мәйданда милли ризыклардан авыз итәргә була, – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге бәйрәмнең сайлауларга туры килүенә басым ясады һәм актив булганнары өчен татарстанлыларга рәхмәт әйтте.

– Бу халыкның җаваплылыгын күрсәтә. Активлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Әгәр бармаган булсагыз, җырлап-биеп күңел ачып, коймак ашагач, участокларга барыгыз, чөнки бу вакыйгадан читтә калырга ярамый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңыннан ул журналистларга халык белән аралашып, үзе өчен кызыклы мәгълүмат алуын да әйтте.

– Безнең дуслык шушындый бәйрәмнәрдә ныгый. Быелгы Май чабуның сайлауларга туры килүе аеруча әһәмиятле. Мондый дуслык корган планнарны тормышка ашырырга ышаныч тудыра, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү