Җырчы Лэйна Россия Президенты сайлавында блогер-күзәтүче булган

Җырчы Лэйна Россия Президенты сайлавында блогер-күзәтүче булган. Мондый эш башкарырга ул үзе теләк белдергән.

“Мин үзем Үзәк сайлау комиссиясенә бардым. Катнашырга теләвемне әйттем. Миңа бу эш ошады. Казанның 80 нче мәктәбендә күзәтүче идем. Әле аның директоры да Кукмараныкы икән, сөйләшеп сүз бетмәде. Миңа бик ошады”, – диде ул ТНВ каналында узган телемарафонда.

Алып баручыларга ул үзенең шәхси хыяллары турында да сөйләде. “Бик тә гаиләле буласым килә. Өч балам булыр дип хыялланам. Мин аларга җырлыйм дисәләр дә, биесәләр дә каршы килмәм. Алайса миңа әнием җырлама дигән иде. Хәзер инде җырлавымны бик ярата”, – диде ул.


Фикер өстәү