Казанда 37 яшьлек ир-ат кибеттән курчак һәм роллы урлаган: аны тоткарлаганнар

Полиция хезмәткәрләре Казанда кибеттән әйбер урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, аларга бер супермаркеттан сигнал кергән. Хокук сакчылары анда берәүнең кибеттән барлыгы 31 мең сумга азык-төлек һәм уенчыклар урлаганын ачыклаган.

Видеокүзәтү камераларындагы язмалардан күренгәнчә, угры кибет арбасына пиццы, роллы, курчак, пультлы уенчык машина төягән, шуннан соң үзенә каһвә агызып алган да товары өчен түләмичә тыныч кына чыгып киткән.

Угрылыкта шикләнелүче бик тиз генә тоткарланган. “Озын куллы” адәм берничә тапкыр хөкем ителгән 37 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул үз гаебен таныган. Моннан тыш аның инде моңа кадәр дә супермаркеттан 40 мең сумлык әбер урлаганлыгы билгеләнгән.

Әлеге очрак буенча “Урлау” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү