Бүген Алсу Хәсәнованың туган көне. Онытмыйбыз!

Бүген арабыздан киткән хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова-Булутның туган көне. Исән булса, аңа 46 яшь тулыр иде. Алсуны яман чир арабыздан алып китте. Үзе китсә дә, аның әйткән сүзләре, язмалары, иҗатын яратучы тугъры газета укучылары калды. Кайсы гына районга барма, аны сагынып искә алучы кешеләр күп.

Без Алсуның ире белән дә элемтәдә торабыз. Төркиядә яшәүче Ләвәнт Булут Алсуны онытырга ирек бирми. Ул аның рухына тап төшермичә, аны сагынып, аңа догалар кылып яши.

– Бик сагынам. Алсуым оҗмахта булсын, – ди Ләвәнт. – Казанны да бик сагындым. Әле кайтырга исәбем дә бар. Алсуны онытмаганыгыз өчен рәхмәт!


Фикер өстәү