Йөртүче инвалид баланы, юлга түләвен таләп итеп, автобустан чыгармаган

Саратовта автобус шоферы 17 яшьлек инвалид үсмерне, юлга түләвен таләп итеп, транспорттан чыгармыйча торган. Кыз моңа кадәр транспорт картасы белән түләгән булган. Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып.

Бу хәл 19 мартта килеп чыккан. 17 яшьлек кыз, юлга транспорт картасы белән түләп, йөртүчегә, сәламәтлеге буенча ташламага ия булуы турында документ күрсәткән. Әмма тегесе тагын бер тапкыр түләргә кушкан. Шулай итеп, үсмергә кабат түләргә туры килгән.

Хәзер йөртүчегә 5 елга кадәр төрмә яный.


Фикер өстәү