«Без берьюлы ике куянның койрыгын тотарга булдык»: Казанның үзенчәлекле мәктәбе хакында

Казан шәһәренең 171 нче мәктәбенә кунакка чакырдылар. Зур гына бер чара. Темасын хәтта катлаулы дип тә әйтергә мөмкин. Гадәттәгечә балалар залга кереп тулды. Контрольдә тотар өчен диптер инде, укытучылар да рәт араларына сибелде. Мәктәпләрдә күп булырга туры килә бит инде. Эчтән генә уйлап утырам: «Тыңламаслар инде, түземлекләре җитмәс, сөйләшеп утырырлар».

Әмма вакыт үткән саен, хәйран калдым. Кая ул сөйләшү, сораулар бирә-бирә, белергә, ачыкларга теләп, кунакларның җелегенә үттеләр. Иң гаҗәпләндергәне шул: чараның яртысы диярлек татар телендә узды. Аңлыйлар, димәк.

Хәл итү юлы

Мәктәп директоры Рания Галиәкбәровага да беренче соравым шул хакта булды, чөнки ул үзе дә татар телендә чыгыш ясады.

– Аңлыйлар. Әгәр алай булмаса, сораулар биреп, кызыксынып утыра алмаслар иде, – диде директор, елмаеп. Канәгатьлеге йөзенә чыккан үзенең.

Рания Галиәкбәрова

Ә моңа ничек ирешергә? Монысы икенче саллы сорау иде.

Эшләнгән эшләр күп булып чыкты.

– Белем бирү белән тәрбия системасын аерып карамыйбыз без, – дип башлады сүзен Рания ханым. – Дөресен әйтик, хәзер ата-аналарның балалар белән аралашырга әллә ни вакыты юк. Шуңа күрә балалар телевизор каршында, төрле гаджетлар алдында «дөнья көтәләр». Бу исә сөйләм теленең үсешен тоткарлый. Сөйләм теле дигәндә рус, татар, башка телләр дә күздә тотыла. Башта шушы проблеманы ничек хәл итәргә дип уйландык. Әлбәттә инде, җавабы гади: балалар күңеленә якын булган эш формаларын сайларга кирәк. Без берьюлы ике куянның койрыгын тотарга булдык: чараларны нигездә татар телендә үткәреп, шуның белән сөйләм телен дә үстерергә һәм телне дә ныгытып өйрәнергә. Барып чыкты дип әйтергә була. Уңышларыбыз да шактый.

Театр яктылыкка, нурга илтә

– Театр турындагы шушы сүзләр юкка гына канатлы гыйбарәгә әйләнмәгәндер, дидек тә эшне зурдан кубып башладык. Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Хафизов белән театр түгәрәге эшчәнлеген башлап җибәрдек. Башта теләүчеләр берәм-сәрәм генә иде, читтән генә күзәтеп йөрделәр. Төрле бәйгеләрдә катнашып, нәтиҗәле урыннар ала башлагач, кызыксынучылар икеләтә артты, татарлар гына түгел, башка милләт балалары да теләк белдерде.

Нәтиҗәләр искиткеч булды. Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасын сәхнәләштереп, шәһәр буенча беренче урын, Россиякүләм балалар һәм яшьләр театр коллективлары арасында Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» белән икенче урын, «Әлмәндәр варислары» фестивалендә өченче дәрәҗә дипломга лаек булдык. Болар – җиңүләребезнең бер өлеше генә.

Максатыбызга ирештек. Балалар, телефоннан күзләрен алып, иҗат дөньясында кайный башладылар. Бер генә бәйгене дә күз уңыннан ычкындырмыйлар. Район, шәһәр, республика күләмендә уздырылган «Татар кызы», «Татар егете», «Көз сылуы Сөмбелә», «Мин бит – татар малае» бәйгеләренең барысында да диярлек безнекеләр призлы урыннар яулый.

Ватанпәрвәрлек

– Бүгенге баланы театр, җыр-бию белән генә кызыктырып булмый, әлбәттә. Бик үк дөрес тә булмас иде. Әмма, әйткәнемчә, сөйләм телен үстерү ул башка өлкәләргә дә юл ача. Бездә дә шулай булды. Португалиянең Лиссабон шәһәрендәге беренче славян мәктәбе белән элемтәләр урнаштырдык. Төркиянең Анталия шәһәрендә урнашкан Мәскәү мәктәбе белән дә җылы мөнәсәбәтләр булдырылды. Укучылар ике яктан да җирле гореф-гадәтләр турында белемнәре белән уртаклашалар, биеп, җырлап күрсәтәләр. Чит илләр, башка милләтләр белән аралашу ватанпәрвәрлек хисләре тудыра, тарихны өйрәнүгә этәрә, чөнки нәрсә сөйләргә кирәклеген дә белергә кирәк, чагыштыру горурлык хисләре дә уята. Бу җәһәттән музей эшләре дә ярдәмгә килә, дип уйлыйм. Бездә 2003 елдан беренче татар математика профессоры Хәмит Мөштәри музее эшли, 2019 елда танылган татар җырчысы Рәшит Ваһапов музее ачылды. Укучылар шунда белемнәрен ныгытып, татар, рус, инглиз телләрендә микрорайонда яшәүчеләр, кунаклар өчен экскурсияләр үткәрәләр.

Замана үзгәреп тора

– Бөек татар галиме Риза Фәхретдиннең мондый сүзләре бар: «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр». Бик дөрес әйтелгән сүзләр бит бу. Без кайчагында, чыннан да, үз каланчабыздан гына карый башлыйбыз. Шуңа күрә балалар кызыксынырлык берәр заманча чарага юлыксак, без аны шундук тотып калырга тырышабыз. Мәсәлән, галәм серләрен өйрәтүче «Җиһангирлар» марафоны шундыйлардан. Бу чара кысасында без Россия Герое, летчик-космонавт, Бөгелмәдә туган якташыбыз Сергей Рыжиков, Америка корабында галәмгә күтәрелергә җыенган Фәрит Әюпов белән дә очрашырга өлгердек.

Әмма «Белем Әлифбадан башлана» дигән гыйбарәне дә онытмыйбыз. Әллә кайларга «очып» киткәнче, бала янәшәдәге, гаиләдәге, мәктәптәге хәлләргә бәя бирә белергә, аларны кадерләргә тиеш. Бу җәһәттән Арча шәһәрендәге Туган як, Әлифба музейларын карап кайткач, аларның хисләренә чик-чама булмады. Укучыларыбызның татар теле буенча республика, халыкара олимпиадаларда җиңү яулавы – менә шушы эшләрнең нәтиҗәсе дип беләм.


Фикер өстәү