«Сәяси сабырлыгыбыз төкәнде, хәлиткеч хәрәкәткә әзербез»

Планетада Гражаннар сугышы барган илләр саны кимеми. Туплар атмаган, кешеләр кырылмаган бер генә көн дә юк.

Суданда Сәяси кризисның хәрби конфликтка әверелүенә инде елга якын вакыт үтте. Сугыш 2023 елның апрелендә башланган иде. Анда ике генерал – Хөкүмәт башлыгы Габдел-Фаттах әль-Борхан һәм аның урынбасары Мөхәммәд Хамдан Дагло хакимлекне бүлешә алмый. Илдә барган суеш 5 миллион суданлыны чит илләргә качарга мәҗбүр итте. Суданның финанс министры 2023 елда икътисадның 40 процентка түбәнәюен, быел тагын 28 процентлык түнтәрелеш көтелүен әйтте. Болай да барлык эчке тулай продукты 26 миллиард доллар гына тәшкил иткән илдә ачлык хөкем сөрә.

Күз алдыгызга китерегез: үткән ел Россиядә Пригожин фетнәсе туктамый җәелгән булса, бездә нинди хәлләр уйналган булыр иде. Сүз уңаеннан искәртик: «Вагнер» – Пригожинның хосусый хәрби компаниясе Дагло солдатларын сугышырга өйрәтте дә инде. Күптән түгел Путин үзенең бер чыгышында искә алды бу хакта: Африкада барган хәлләргә рәсми Кремльнең катнашы булмавын, астан ут йөртүче көчнең «Вагнер» булуын әйтте.

Судандагы хәлләрне кыска һәм өстән-өстән генә тасвирласак, шундый картина туа: илнең рәсми армиясе белән Хөкүмәте бар һәм Тиз ярдәм итү көчләре дип аталган кораллы төркем хәрәкәт итә. Башында 48 яшьлек Дагло торган Тиз ярдәм итү көчләре Хөкүмәт армиясе белән конфликтка керде дә башланды инде хәлләр. Судан – болай да соңгы еллар тарихы кан коешлардан торган ил, хәзер аның бөтенләй асты-өскә килде. Генералларның ни бүлешә алмаулары турындагы теманың нечкәлекләренә кагылып тормыйбыз, чөнки ул зур сәясәт коридорларына илтә һәм Суданнан читтә булган йогынтылы көчләрнең мәнфәгатенә кагыла.

Бер нәрсәне генә искәртик: фетнәче Дагло белән икенче бер гыйсъянчы фельдмаршал Хәлифә Хәфтәр арасында дуслык һәм хезмәттәшлек хөкем сөрә. Соңгысы –  Каддафи үлеменнән соң фетнә һәм болганчыклык хөкем сөргән Ливия каһарманы. Ливиядәге вазгыять турында алдагы елларда без бер генә тапкыр язмадык. Бүген анда ике хакимият, ике тәхет. Каддафидан соң көнбатышлылар һәм БМО яклавы астында төзелгән Милли килешү хөкүмәте һәм Ливия милли армиясенең башкомандующие дип саналган Хәфтәр арасында озак еллар хәрби конфликт барды. Соңгы елларда килешүгә ирешелеп, конфликт тынган һәм ил икегә бүленгән хәлдә яши иде.

82 яшьлек Хәфтәр соңгы көннәрдә: «Сәяси сабырлыгыбыз төкәнде, хәлиткеч хәрәкәткә әзербез», – дип белдерде. Димәк, яңадан ил башкаласы Триполига хәрби походка әзерләнә. Ул Триполины бер тапкыр ала язган иде инде, рәсми хөкүмәтне Төркия ярдәмгә килеп коткарды. Нефтькә бай бу илдә күп төрле көчләр мәнфәгате үзара кисешә, шул кисешү нокталарында яңа киеренкелек барлыкка килде.

 


Фикер өстәү