«Салым йөге арттырылачак»: вәгъдә ителгән проектлар өчен акча каян табачаклар?

Торак-коммуналь хуҗалыктагы быелгы кышкы масштаблы катастрофа халык хуҗалыгының башка тармакларында да кабатланырга мөмкин. Рәсми отчетлар шуны искәртә. Үткән атнада мәгълүмат кырында Россия тимер юллары ачык акционерлык җәмгыятенең (ОАО РЖД) рәсми хисабы игълан ителде. Аннан шул күренә: локомотивларга сервис хезмәте күрсәтү катлауланган һәм үтәп булмаслык бурыч чигенә якынаеп килә. 2023 елда локомотивларга ремонт ясалмау сәбәпле туктап калган поездлар саны ике тапкыр арткан. Сәбәбе ялкаулыкта түгел, билгеле. Комплектлаучы детальләр җитешми. Иң кирәкле детальләрне җитештерүне җайга салу омтылышы бар икән үзе, әмма сүз арба тәгәрмәче турында гына бармый. Катлаулы технологияләр таләп ителгән процесс сорала. Импортны алыштыру алай бик җиңел эш түгел. 42,6 мең локомотив ремонт сорап туктап калган икән. Санга карасак, ашыгыч рәвештә катлаулы детальләрне серияле җитештерүче яңа заводлар төзергә кирәк. Бу исә мөмкин эш түгел. Масштаблы инвестицияләр сорый, технологик җиһазлар җитештерүне җайга саласы бар, кадрлар әзерләү таләп ителә. Акчасы табылган очракта да, елларга сузыла торган эш. Пассажир самолетларын серияләп җитештерүне җайга салып булмый әле монда. Үрнәк моделе бар, электән калган авиация заводлары да торгызылып килә, кайчандыр булган совет тәҗрибәсе дә онытылып ук бетмәгән, әмма конвейерларның хәрәкәткә килү сәгате гел артка күчерелә.

Төбәкләрне үстерү фонды да күңелсез хәбәрләр ирештерә. Илдә 78500 лифтны алыштырырга кирәк. Техник регламент шуны таләп итә. 56840 лифтның инде куллану срогы чыккан, тагын 21620 лифтныкы 2025 елга кадәр чыгачак. Бу кадәр техниканы алыштыру өчен төбәкләрнең ресурслары чикләнгән, диләр фондта. Димәк, я җәяү йөрергә, я тәвәккәлләп, срогы чыкан лифтларда күтәрелергә туры киләчәк. Белгечләр, аның кадәр лифтны алыштыру реаль бурыч түгел, диләр.

Нинди генә бурыч куелмасын, аңа бюджеттан акча табу таләп ителә. Бюджет исә резин түгел, болай да дефицитта утыра. Әле Юлламада вәгъдә ителгән проектлар өчен дә триллионлаган сум акча кирәк. Салым йөге арттырылачак, бу хакта Путин әйтте инде.

 


Фикер өстәү