Сару кайнау борчыса, нишләргә?

Сару кайнаудан котылу өчен чәй урынына ромашка төнәтмәсе эчәргә кирәк. Иртәнге, көндезге һәм кичке аш алдыннан яртышар чәй кашыгы бал кабып кую да файдага гына булачак. Активлаштырылган күмер дә сару кайнауны тиз арада басарга ярдәм итә. Ярты стакан суга бер чәй кашыгы сода салып эчү шулай ук сару кайнаудан коткара.


Фикер өстәү