Кан басымы югары булганда файдалы 5 ризыкны атадылар

– Майсыз эремчек. Йөрәкне ныгыта, кан тамырларын киңәйтергә булыша, кальций, магний, калий чыганагы. Көненә кимендә 100 грамм ашарга кирәк.

– Кызыл болгар борычы. Ул С витаминына бай.

– Сөләйман балыгы (лосось) – омега-3 майлы кислота чыганагы. Аны атнага 3 тапкыр 100–150шәр грамм ашарга тырышыгыз.

– Солы боткасы: кан басымы югары булган кеше аны һәр иртә ашарга тиеш. Солы – селен һәм клетчатка чыганагы.

– Кабак орлыгы: инфаркт булдырмый калырга булыша.


Фикер өстәү