«Изге айда башланган эш хәерле була»: Ваһапов фонды ифтар мәҗлесе уздырды

Ваһапов фонды күркәм традициясе буенча Казанда ифтар мәҗлесе уздырды. Аның кысасында «Шәрык Базары» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленә дә старт бирелде. Ноябрь аенда узачак чарада 30 илдән 50дән артык милләт вәкиле катнашыр дип көтелә.     

«Туган авылым» комплексында узган мәҗлескә 17 ил вәкиле чакырылган иде. Кунаклар арасында милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, Казахстан, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Венгрия, Кыргызстан генераль консуллары, мәдәният хезмәткәрләре, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

«Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленә икенче ел рәттән Рамазан аенда хәер-фатыйха бирелә. Фондның генераль директоры Рифат Фәттахов ифтарның халыкара дәрәҗәдә узуын искәртте.

– Бисмилла әйтеп, изге айда башланган эш хәерле, бәрәкәтле була. Икенче ел рәттән фестивалебезнең башлануы Рамазан аена туры килә. Бу зур мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Узган ел фестиваль 30 милли мәдәниятне берләштерде, – диде ул.

Фестивальнең яңалыклары да шактый. Әйтик, быел ул бер атна түгел, ун көн дәвам итәчәк. Фестивальдә БРИКС илләре дә кунак булачак. Шулай ук программага ике яңа чара өстәлгән. Рифат Фәттахов сүзләренчә, быел фестиваль кысасында Төрки һәм Көнчыгыш халыкларының яшь башкаручылар бәйгесе һәм Татарстан Фәннәр академиясе белән бергә фәнни-гамәли конференция узачак. Вакыты да билгеле: фестивальнең төп чаралары 20-30 ноябрьдә узачак. Гала-концерт үткәрү урыны итеп быел «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге сайланган.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова фикеренчә, фестиваль аерым мәгънәгә ия.

– Халыкларны берләштерү, милләтара элемтәләрне ныгыту безгә бүген аеруча кирәк. Рифат Әхмәт улына рәхмәт, аның идеяләре һәрвакыт күп, ул Казанны тагын бер матур вакыйга белән бизәде. Фестиваль әле тарихының башында гына булса да, зур кызыксыну уята һәм безнең халыкларны бәйләүче җепләрне ныгыта. Фестиваль тарихы озын булсын иде, моңа без ярдәм итәргә тырышырбыз, – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

Казанның «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин ифтарның белем мәҗлесенә әверелүен әйтте.

– Хәзер безнең ифтар мәҗлесләренә фәкать ислам динендә булган гына түгел, икенче диндә булган кардәшләребез дә килә. Безнең ислам дине мәдәниятендә катнашыйм, мөбарәк ифтар мәҗлесендә булыйм, белим, ишетим дип киләләр. Ифтар белем мәҗлесенә дә әверелде, – дип сөйләде хәзрәт.

«Мондый чаралар дини, рухи нигезебезне ныгытуга зур өлеш кертә». Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов әнә шундый фикердә.

– Без ни кадәр генә технологияләрне үстерсәк тә, безнең уңыш нигезендә рухи кыйммәтләр ята. Үзенең динен, телен, тарихын, мәдәниятен белмәгән, өйрәнергә теләмәгән халык халык булудан туктый. Шөкер республикабыз, илебездә бу өлкәләргә зур игътибар бирелә. Мондый күркәм чаралар дини, рухи нигезебезне, мирасыбызны ныгытуга зур өлеш кертә,  – диде ул.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз Рамазан белән котлап, бу изге айны беренче тапкыр Татарстанда үткәрүен әйтте.

–  Сезнең җирләрдә Рамазан ае тирән һәм символик мәгънәле узуына инандым, – диде Угур Йылмаз.
Ифтарны танылган алып баручы Илдар Кыямов алып барды. Кунакларны мөнәҗәтләр һәм дини җырлар белән Рәнис Габбазов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәсим Фасыйхов, Гөлия Сагиева сөендерде.

 


Фикер өстәү