Татарстандагы тагын бер боз кичүендә хәрәкәт туктатыла 

Бүгеннән Яшел Үзән — Карамалы Тау авылы арасындагы боз кичүендәге хәрәкәт туктатыла. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдән аңлашылганча, әлеге карар республикада тотрыклы җылы һава торышы урнашканга кабул ителгән.

Боз кичүендәге хәрәкәт бүген 15.00 сәгатьтә туктатыла.

Моңа кадәр Татарстанда Мамадыш һәм Югары Ослан районнарындагы боз кичүләре ябылган иде.


Фикер өстәү