Үзенчәлекле миссия. «Бердәм Россия»нең праймеризда катнашуга гаризалар кабул итә башлады

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге праймеризда катнашуга гаризалар кабул итә башлады. Анда җиңүчеләр сентябрьдә узачак сайлауда Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат була алачак.

Алдан тавыш бирүгә документларны беренчеләрдән булып «Яңа Гасыр» каналы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов белән Питрәч районының Шигали авыл җирлеге депутаты, Россия Герое Дамир Исламовның апасы Динара Алтынова тапшырды.

Илшат Әминов фикеренчә, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булу – үзенчәлекле миссия ул.

– Беренчедән, без – илнең иң зур тизлектә үсүче алдынгы төбәкләренең берсе. Икенчедән, Татарстан Дәүләт Советы – Россиядә федерализм үсеше, безнең илдә яшәүче халыкларның теле һәм мәдәнияте саклану гаранты. Мин бу кыйммәтләрне алга таба да сакларга әзер. Соңгы сүзне сайлаучыларыбыз әйтәчәк, билгеле, – дип сөйләде ул журналистларга.

Динара Алтынова иcә үзенең төп бурычын республика халкы тормышын яхшырак, уңайлырак итүдә күрә.

– Миңа калса, Татарстанның бурычы – Россиянең үрнәк төбәгенә әверелү. Безгә охшарга тырышсыннар. Республика үсәргә, инновация тармагында алдынгы булырга тиеш. Соңгы вакыйгалардан соң шәһәребезнең куркынычсыз булуын да телим. Бүген бу аеруча мөһим. Балаларыбыз, гаиләбез, якыннарыбыз үзләрен якланган итеп сизәргә тиеш, – диде Динара Алтынова.

Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрь көнне җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайланачак. Сайлауга алдан тавыш бирү 26 майга кадәр дәвам итә. 27 майда алдан тавыш бирүгә нәтиҗә ясалачак.

 


Фикер өстәү