«Престиж профессии» Бөтенроссия тармак форумына чакыралар

26 апрельдә Мәскәүнең “Цифровое деловое пространство” мәйданчыгында “Престиж профессии” Бөтенроссия тармак форумы үткәреләчәк.

Форумга Россиянең 89 субъектыннан 600дән артыграк вәкил чакырылган. Чара Бөтенроссия Илкүләм төзелеш сәясәте үзәгенең интернет-платформаларында онлайн тапшырылачак.

Форум программасына кертелгән: пленар утырыш, тематик блоклар, сөйләшүләр үткәрү, мастер-класслар, төзелеш тармагы компанияләре өчен күргәзмә, махсус урта һәм югары уку йортларында белем алучылар өчен интеллектуаль, иҗади һәм гамәли эшчәнлек проектлары.

Чарада катнашуга хакимият органнары вәкилләре, махсус урта һәм югары уку йортлары җитәкчелеге, бизнес вәкилләре һәм башкалар чакырыла.

Форум үткәрү турында өстәмә мәгълүматлар белән сайтта (www.prestigeprofi.ru) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү