Бытбылдык асраучы Сәлахиевлар: «Йомыркасын 3 сум 50 тиенгә сатабыз»

Саба районының Ике Басу Арташ авылында яшәүче Сәлахиевлар тугыз ел элек бытбылдык асрый башлаган. Бизнес түгел, бер шөгыль булсын өчен.

— Интернеттан күрдем дә кызыксынып киттем. Инкубатор сатып алдык, 100 йомыркага заказ бирдек. Шуның сиксәне чыкты. Аларның чыгуын күзәтү бик кызык, — ди Фәнис Сәлахиев.

Кечкенә генә абзарда шул бытбылдыклар ярдәмендә тормыш җанланып киткән. Аңа кадәр бер кош-корт та асрамаганнар икән. Хәзер инде башкасына да урын табылган. Сарай да киңәйгән. Ә бытбылдыклар саны-300ләп.

— Йомырканың файдасы зур, диләр. 27 төрле шифасы бар. Әлбәттә, лабораториябез юк. Бигрәк тә яман шеш авыруыннан интегүчеләр ала. Кемдер профилактика өчен дә эчә. Бер йомырка бәясе — 3 сум 50 тиен. Авырган кешегә аны җиде сумнан биреп булмый. Акча өчен дип асрамыйбыз, — ди Фәнис. — Сатуның үз сезоны. Йомырканы ноябрьдән майга кадәр генә алалар.
Бытбылдыклар йомыркадан 16 көн эчендә чыга икән. Җәй көне 20 бытбылдык калдырсаң, чебешләр саны меңгә җитәргә мөмкин. Тиз үрчиләр, димәк. Аларны гадәти чебиләр кебек тәрбиялисе. Катнаш азык ашыйлар, су эчәләр. Аслары чиста, яшәү урыннары җылы, якты булса, шул җиткән.


Фикер өстәү