84 яшьлек Алик Кәримов: «Быел ташу көчле булмас ахры»

Ел саен язгы ташу вакытында Буа районындагы Бәбки халкының тормышы икегә бүленә. Күперне су баскач, алар аерым утрау булып яши башлый. Быел авыл кешеләренең фаразлары башкача.

— Зөя елгасында су көннән-көн арта, — ди Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов.

Бәбки авылында 20дән артык йорт исәпләнә, хәзерге вакытта нибары өч өйдә биш кеше гомер кичерә. Шуларның берсе — Равия әби белән Алик бабай Кәримовлар. Алар 32 ел элек Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Хатыны — шушы авылныкы.

— Сыерчыклар күренми. Сыерчыгы да, аларга оя ясаучы кешесе дә калмады инде. Авылда хәлләр шулайрак, — ди 84 яшьлек Алик Кәримов.

Аларның ташуга исләре китми. Ярмасын, кыяр-помидорын, тәм-томны алдан хәстәрләп куйган чөнки. Шуңа күрә ашау буенча проблема юк.

— Кар күп яуса, мамык уңа, диләр безнең якта. Быел ул җиргә сеңеп бара. Бакчада кар калмады да инде. Тау битләрендәгесе дә эреп бетте. Башка вакытта агып төшә иде. Хәзер коп-коры. Елгада су арткан үзе, әмма аның безгә зыяны тими. Яз тыныч кына үтәр дип өметләнәбез, — ди Алик Кәримов.


Фикер өстәү