Язгы чакырылышта – апрельдән июльгә кадәр Татарстаннан 3,5 меңгә якын егетне хәрби хезмәткә чакыру күздә тотыла. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Хәрби комиссары Алексей Денькин сүзләренә таянып яза.
Булачак солдатлар 15 апрельдән соң җыю пунктыннан гаскәрләргә җибәрелә башлаячак.
Исегезгә төшерәбез: кичә Владимир Путин язгы чакырылыш турында указга кул куйды. Документ хокукый актлар рәсми порталына урнаштырылган.
“2024 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18дән 30 яшькә кадәрге гражданнарны – 150 000 кешене хәрби хезмәткә чакырырга”, – диелгән анда.
Сүз уңаеннан, быел язын хәрби хезмәткә чакырылучыларның махсус хәрби операциядә катнашмаячакларын искәртеп үтик. Хезмәт итү срогы да элеккечә – бер ел.