Владимир Путин мәктәпләрдә өй эшләре һәм контроль эшләр санын киметергә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча укучыларга өй эшләре күләме киметеләчәк. Шулай ук кирәкмәгән контроль эшләрне бетерү күздә тотыла.

Кремль сайтында әйтелгәнчә, Президент гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларны нәтиҗәле укыту һәм тәрбияләү өчен чаралар комплексын эшләп тормышка ашырырга кушкан.

Моның өчен өй эшләрен үтәүгә китә торган вакытны, шулай ук норматив-хокукый актларда күздә тотылмаган контроль эшләр санын киметергә кирәк булачак. Моннан тыш мәктәп программалары эчтәлеген дәүләт йомгаклау аттестациясе материаллары һәм контроль эшләре эчтәлегенә туры китерү таләп ителәчәк.

Дәүләт башлыгы куйган бурыч быел 1 декабрьгә кадәр үтәлергә тиеш.


Фикер өстәү