Иң мөһим бурыч. Татар телендә ясалма интеллект кайчан булдырылачак?

Татарстан Фәннәр академиясе, татар телен кулланып, ясалма интеллект тикшеренү үзәге булдырырга җыена. Бу хакта Дәүләт Советының илле икенче утырышында академия президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте. Күргәзмәдә фәнни казанышлар белән танышырга мөмкин иде.

Фәнни-технологик үсеш елына багышланган экспозициядә академия үз бүлекчәләренең хезмәтләрен тәкъдим итте. Галимнәр гуманитар, техник һәм башка тармаклар турында сөйләде. Гуманитар фәндә дә яңалыклар аз түгел. Әйтик, узган ел татар теле өчен беренче сөйләм сервисы булдырылган. Аның үзенчәлеге турында Гамәли семиотика институты директоры урынбасары Айрат  Гатиатуллиннан сораштык.

– Халыкка бик таныш булмау сәбәпле, ул популяр түгел әле. Сервис язма текстны – сөйләмгә, микрофонга сөйләгәнне исә текстка әйләндерә. Әйтик, аны Алмаз яки Алсу тавышы белән тыңлап була. Камиллеген сез үзегез кулланып тикшереп карый аласыз, – диде Айрат Гатиатуллин «ВТ» хәбәрчесенә. – Татар телендә ясалма интеллект булдыру – мөһим бурыч.  Хәзерге вакытта ул инглизчә эшләнгән. Татарчасы аз. Безгә әлеге программаларны башкарып чыгу өчен, тел һәм компьютер ресурслары  кирәк.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев иң зур хезмәт дип алты томлык Татар энциклопедиясен атады. Ул үз эченә 42 меңнән артык мәкаләне алган.

– Хәзерге  вакытта иң актуаль проект – онлайн энциклопедия. Киләчәге бар дип уйлыйм. Аның мөмкинлекләре чикләнмәгән. Аудио материаллар, фото-видео язмалар бастырып була. Без аерым оешма, китапханә, музейлар белән килешүләр төзибез. Алар безгә үз материалларын бастырырга рөхсәт бирә, –диде Искәндәр Гыйләҗев.

Төп хыяллары – районнар энциклопедиясен эшләү. Бездә әлегә Буа, Спас, Чүпрәле районнарыныкы гына бар икән. Сүз билгеле бер таләпләр буенча эшләнгән классик энциклопедия турында бара. Киштәдә 45 томлык хезмәт күрергә хыялланалар.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры  Ким Миңнуллин татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрнең, эшләнеп, мәктәпләргә таратылуын әйтте. Узган ел республика Рәисе каршындагы комиссия белән берлектә «Мәгърифәт» платформасы булдырылган. Милли мәгарифкә багышланган дәреслекләр, норматив документлар барысы бергә туплана.

Күргәзмәдә күтәрелгән темалар утырышта да дәвам итте. Рифкать Миңнеханов чыгышында Гамәли семиотика институты тарафыннан  эшләнгән  «Татсофт» тәрҗемә программасына тукталды. Ул дөньяның 110 иленнән кергән 30 миллионнан артык  мөрәҗәгатьне (запрос) эшкәрткән.

– «Татар мөселман эпиграфик һәйкәлләре»; «Tatarstones» (Татарстоунс) кебек ресурсларның һәрберсенә диярлек елына ярты миллионнан артык кеше мөрәҗәгать итә. Онлайн энциклопедия белән исә көненә биш меңләп кулланучы кызыксына. Илебезнең хәзерге социаль-икътисадый тормышында мондый ресурсларга ихтыяҗның зур булуын күрәбез һәм аларны алга таба үстерергә кирәк дип саныйбыз, – диде Рифкать Миңнеханов.

Татар телен саклау һәм үстерү өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе – татар теле өчен компьютер технологияләренә заманча IT чишелешләр эшләү һәм кертү.

Рифкать Миңнеханов, заманча тел сервисларын булдыру өчен, сыйфатлы лингвистик ресурсларның күбрәк булуы кирәклеген әйтте. Институтта мондый ресурсларның берничә төре – «Туган тел» милли корпусы, татар халык сөйләмнәренең электрон Атласы, «Төрки морфема» лингвистик порталы эшләнгән һәм даими тулыландырылып тора.


Фикер өстәү