Татарстанда +12 градуска кадәр җылыта

Республикада җылыта. Явым-төшем көтелми.
Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, җомга – 5 апрельдә республиканың күпчелек районнарында яңгырлар явып узачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +7…+12 градуска күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +1…+6 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, шимбә – 6 апрельдә республикада урыны белән аз гына яңгыр. Көндез һава температурасы +1…+6 градус, төнлә +1…-4 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән юлларда бозлавык булырга мөмкин.


Фикер өстәү