Язгы чакырылыш турында 8 сорауга җавап

1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей ДЕНЬКИН язгы чакырылыш буенча төп сорауларга җавап биргән.

Армиягә китүчеләр махсус хәрби операциядә катнашамы?

– Аларның һәммәсе Россиядә урнашкан хәрби частьларга җибәреләчәк. Яңа төбәкләрдә – Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә беркем дә хезмәт итмәячәк яки махсус хәрби операциядә катнашмаячак. Хәрби хезмәтен үтәгәннән соң барлык егетләр өйләренә вакытында әйләнеп кайтачак.

Татарстаннан ничә кеше хәрби хезмәткә алына?

– Апрельдән июльгә кадәр республикада 3,5 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырылачак. Аларны гаскәрләргә җибәрү 15 апрельдән соң башлана.

Быелгы чакырылышның төп үзенчәлеге нидә?

– 1 гыйнвардан «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә, армиягә чакыру яше 27дән 30 яшькә кадәр күтәрелде. 1 гыйнварга кадәр 27 яше тулган хәрби учеттагы егетләрнең һәммәсе, билгеләнгән тәртиптә хәрби учеттан алынып, запаска күчерелде.

Фәнни роталарда кемнәр хезмәт итә?

– Республикада югары уку йортларын тәмамлаучыларны Кораллы Көчләрнең фәнни роталарына туплау дәвам итә. Оборона министрлыгы мәнфәгатендә заказ буенча теге яки бу фәнни-гамәли бурычларны үтәргә тиешле подразделениеләр бу. Аларда хезмәт итүчеләрнең бурычы – бүгенгә әһәмиятле хәрби-фәнни тикшеренүләр үткәрү. Фәнни роталар вәкилләре быел февраль аеннан мартка кадәр республика вузларында 15кә якын кешене сайлап алды.

Егетләр хәрби комиссариатка кайчан бара?

– Аларга Россия законы нигезендә хәрби комиссариатка барып, тиешле чаралар узарга, шулай ук армия хезмәтенә яраклымы-юкмы икәнен ачыклау өчен медицина тикшерүе үтәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез: сәламәтлеге буенча яраклы, әмма армия хезмәтен кичектереп тору хокукына ия булган егетләр медицина тикшерүенә чакырылмый. Алар хәрби хезмәтне кичектерү хокукы алу өчен генә комиссариатка барып киләчәк.

Булачак солдатлар хезмәт итү урынын үзләре сайлый аламы?

– Чакырылыш комиссиясе егетләрне үзләренә ихтыяҗдан, сәламәтлеге, белеме, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик халәтеннән чыгып, теге яки бу төр гаскәргә җибәрү турында карар кабул итә. Гаскәрләрнең һәрбер төре өчен хезмәт итүгә карата үз таләпләре куела. Чакырылыш комиссияләре тиешле карар кабул иткәндә, егетләрнең теләген дә исәпкә ала.

Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, хәрби частьлар белән шефлык элемтәләрен ныгыту, аларны яшьләр белән тулыландыру эшен дәвам итәбез. Хәзерге вакытта 57 хәрби часть белән 66 шефлык килешүе гамәлдә булып килә. Балалы, әти-әнисе авыру яки өлкән яшьтә булган егетләр, хәрби хезмәткә чакыру нормалары чигендә, үзләренең яшәү урыны тирәсендәге хәрби частьларга җибәрелә.

Альтернатив хезмәтне сайлаучылар күпме?

– Быел язгы чакырылышка әзерләнү чорында 40ка якын кеше хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштыру үтенече белән гариза тапшырды. Чакырылыш комиссияләре гаризаларны карап, тиешле карарлар кабул итте. Мондый хезмәтне сайлаучылар, кагыйдә буларак, медицина, шулай ук социаль тәэминат оешмаларында эшли.

Хәрби хезмәткә чакыру турындагы мәгълүматларны кайдан табып була?

– Россия Оборона министрлыгының рәсми сайтындагы «Призывникам» бүлегендә армиягә чакыру турында күп кенә файдалы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

Әйтик, «Научные роты» бүлегендә мондый роталарда хезмәт итәргә теләүчеләргә карата куела торган таләпләр күрсәтелгән. Биредә шулай ук үз резюмеңны калдырырга мөмкин.

«Контакты» бүлеге («Для граждан» бүлекчәсе) исә егетләргә һәм аларның әти-әниләренә хәрби округлар гаскәрләре, теге яки бу төр гаскәрләре командующийларының электрон кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш Татарстан Республикасы интернет-порталының рәсми сайтында «Военный комиссариат Республики Татарстан» дигән мәгълүмат бүлеге булдырылган. Биредә 1 апрельдән 15 июльгә кадәр «Кайнар линия» эшләячәк. Аның барлык телефоннары, шулай ук районнардагы хәрби комиссариатларның телефоннары күрсәтелгән. Аларга эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә шалтыратырга мөмкин. Татарстан Хәрби комиссариатына да – эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә.

 


Фикер өстәү