ФАС зур сәүдә челтәрләрен тикшерә башлаган

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) кайбер төбәкләрдә зур ваклап сату челтәрләрен тикшерә башлаган. Аерым алганда, “Перекресток”, “Магнит”, “Дикси”, “Пятерочка”, “Лента”, “О’Кей”, “Метро” һәм “Ашан” сәүдә челтәрләре тикшереләчәк.

ФАС тикшерүләрне йомырка бәясен контрольгә алу кысасында уздыра. Моңа кадәр йомырка җитештерүчеләр тикшерелгән.
Чара барышында компанияләрнең килешүләр төзегәндә көндәшлек турында законны бозу-бозмаулары ачыкланачак. Закон бозу билгеләре ачыкланса, тиешле чаралар күреләчәк.


Фикер өстәү