«Пятерочка», «Перекресток», «Лента», «Л ‘Этуаль»нең интернет кибетләреннән товар сатып алучыларга куркыныч яный

Интертетта бик яхшы ташламалар тәкъдим итә торган ялган сайтлар барлыкка килгән.

Декабрьнең әле яртысына гына якынлашып киләбез, ә инде халык яратып куллана торган товарларны сата торган 200дән артык ялган сайт ачыкланган. Infosecurity компаниясе экспертлары фикеренчә, «Пятерочка», «Перекресток», «Лента», «Л ‘Этуаль» һәм Россиядә башка популяр компанияләрнең сатып алучыларына куркыныч яный. Җинаятьчеләр ялган сайтларында 50% ташлама вәгъдә итәләр һәм заказ бирүчеләрнең ​акчаларын урлыйлар икән.
Белгечләр әйтүенчә, Яңа ел алдыннан караклар аеруча активлашалар. Әмма быел җинаятьчелек күрсәткече алдагы еллар белән чагыштырганда тагын артып киткән. Веб-сайлар ясау озак вакыт таләп иткәнлектән,  алар сайт ясап та мәшәкатьләнми башлаганнар, хәзер телеграм каналлар аша гына «сату»га күчкәннәр.


Фикер өстәү