Гемоглобинны көйләргә ярдәм итүче катнашма ясау ЫСУЛЫ

Гемоглобиным түбән булудан интегәм. Соңгы арада аны дарусыз гына күтәрү юлын таптым. 300әр грамм күрәгә, йөзем, караҗимеш, инҗир, кабыклы 2 лимонны (төшләрен алып) иттарткыч аша чыгарасың да, тәменә карап, бал саласың, барысын бергә яхшылап болгатасың. Шушы катнашманы көнгә 3–4 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә ашарга кирәк. Катнашманы пыяла банкада суыткычта саклыйсы.

Флүрә Вафина. Казан


Фикер өстәү