«Әти-әни шулай өйрәтте»: «дөрес түгел буын»ның дөрес кешеләре

«Югалган буын», «булдыксыз буын», «үз-үзен генә яратучылар буыны». Ничек кенә атамыйлар инде хәзерге яшьләрне! Янәсе, кулларындагы телефоннан башка нәрсәне белмиләр дә, күрмиләр дә. Әмма барысын да бер калыпка кертеп бәя бирү бик үк «зурларча» түгел. Араларында тыйнак кына каһарманлык кылучылар да җитәрлек. Әйе, «хайп», популярлык, акча дип түгел, күңелләрендә кешелеклелек сыйфаты, аңнарында намус җуелмаганга күрә. «ВТ» хәбәрчесе әнә шундый «дөрес түгел буын»ның дөрес кешеләре белән сөйләште.

Артем Донсков

«Әти-әни шулай өйрәтте»

Артем Донсков, 14 яшь (Мәскәү)

«Крокус Сити Холл»дагы фаҗига вакытында бер төркем яшьләр кешеләргә ярдәм итте, аларны бинадан алып чыкты

– Без моңа кадәр Волгоград шәһәрендә яшәдек, Мәскәүгә әле күптән түгел генә күчендек. Без гаиләдә – өч бала. «Крокус Сити Холл»да гардеробщик булып эшләвемә дә берничә ай гына иде әле. Әти-әнидән һәрвакыт акча сорыйсым килмәде. Аз булса да, кесә акчасы булсын, дидем. Әлбәттә, акчасыз тормадым, әмма үзең эшләп тапкан үзеңнеке инде. Азмы-күпме тәҗрибә дә туплана. Эшемне ярата идем мин. «Крокус»ны яңадан төзесәләр, кабат урнашырга да әзермен. Бернинди дә курку юк миндә!

Фаҗигагә китергән шул көнгә кире әйләнеп кайтсак… Барысы да концертка берничә минут кала башланды. Баскыч буенча минус беренче этажга бер төркем кешеләр йөгереп төшә башлады. Әле бер нәрсә дә аңламыйбыз бит. Нәрсә булган, ник чабышалар, дигәндәй. Кешеләр арасыннан берсе «Крокус»та эшләүче булып чыкты, ул безгә өстә атыш башланганын әйтте. Берничә мизгелдән үзебез дә атыш тавышларын ишеттек. Куркыныч тавышлар ишеткәч, кешеләр йөгерешә башлады. Ыгы-зыгы! Әлбәттә, безгә ул-бу була калса нишләргә, кешеләрне кая ал8ып барырга кирәклеген аңлатканнар иде. Аста җыелган халык дөрес юнәлештә бармый иде. Тиз генә барысын да үз кулыбызга алып, аларны аралап, төркемнәргә бүлеп, үзебез белгән чыгу ишегенә алып киттек.

Хәзер безгә карата булган игътибардан гаҗәпләнәбез, әлбәттә. Мин андый игътибарга күнеккән малай түгел шул. Безгә фатир алып бирергә теләүчеләр дә бар. Безнең үз фатирыбыз юк, арендалап яшибез. Игътибардан бераз арыдым да инде. Әти-әниләр безне кешелекле булырга өйрәтеп үстерә. Бары шул гына.

Бу фаҗига вакытында миндә бернинди курку да, ниндидер хисләр дә булмады. «Кара әле, шулай-шулай булды бит!» дигән уй, вазгыятьне тулысынча аңлау бары тик төнлә, йокларга ятканда гына килеп җитте. Ул вакытта инде хәбәрләрне карап, укып, ни булганын кабат башымнан кичердем. Үземне түгел, күбрәк андагы кешеләрне жәлләдем.

Глеб Смородинов

«Нидер уйлап табасым килде»

Глеб Смородинов, 16 яшь (Казан)

кылый күзлелекне дәвалау җайланмасы уйлап тапкан

– Минем бәләкәй сеңлем тумыштан кылый күзлелектән (косоглазие) интегә. Дәвалану өчен аңа профессор Поспелов ысулын тәкъдим иттеләр. Бу нәрсә дигән сүз? Гади генә әйтсәк, бу ысул белән дәваланганда кешенең күзенә чиратлап махсус ут белән яктыртып торалар. Көнгә бер сәгать шулай шөгыльләнергә киңәш ителә. Әмма бит бер сәгать буе бер урында тик утыру һәм барысын да төгәл итеп эшләү һәрвакытта да килеп чыкмый. Бигрәк тә балалар белән эш иткәндә. Мин әниемә сеңлемне дәвалауда ярдәм иткәли идем. Шуны аңладым: бу бер дә җиңел түгел. Менә шушы эшне җиңеләйтү өчен нидер уйлап табасым килде дә инде. Җайланма әлеге ысул белән дәвалануның кайбер этапларын автоматлаштырырга ярдәм итә. Ягъни бала утырып, мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә ала. Проектны тормышка ашыру өчен 1,5 ай вакыт китте. Бу эшемә патент та алдым, җайланманы төрле күргәзмәләрдә дә күрсәттем. Мин бөтен вакытымны фәнгә багышлыйм. Киләчәктә кем булырмын – белмим, әлегә төгәл карарга килмәдем.

Илья Салин

«Курчакларда – күңелем халәте»

Илья Салин, 17 яшь (Казан)

спектакльләр өчен курчаклар ясый, курчаклар белән тамашалар куя

– Әтием дә, әнием дә сәнгатькә якын кешеләр түгел. Гадәти ата-анадан туган бала мин. Сеңлем бар.

Курчаклар белән бәләкәй вакыттан ук кызыксынам. Театрлардагы тамашаларга йөргәндә дә, минем игътибарны курчаклар, актерларның алар белән ничек эшләве җәлеп итә иде. Бервакыт чираттагы спектакльне карап кайткач, курчак ясап карарга булдым. Тәүге курчагым – Муха-Цокотуха. Аны мин кәгазьдән ясадым. 2013 ел иде бу. Аннары бу әкиятнең башка геройларын да ясап, гаиләм өчен спектакль куйдым. Хәзер инде ясаган курчакларымның саны дистәдән артты. Аларның һәркайсы уникаль. Курчакларда минем күңелемдәгене чагылдырам. Курчаклар ясаганда нәрсә генә файдаланмыйм: фетр, кәгазь, изолон, хәтта шешә бөкеләре дә. Курчак өчен кирәк-яракларны урамнан, бөкеләрне рестораннардан эзләп йөргәнем дә бар.

Таныш түгел кешеләр, әлбәттә, минем шөгылемә бик гаҗәпләнеп карый. Бу ир-ат эше түгел, диләр. Килешмим! Профессиональ курчак уйнатучылар (кукольники) ир-атлар булган. Якыннарым минем кызыксынуымны хуплый, ярдәм итә.

Әйткәнемчә, үзем ясаган курчаклар белән тамашалар да куям. Төрле мәйданчыкларга чакыралар. Минем өчен театр – ял урыны. Бигрәк тә курчак театры! Тормыш болай да җиңел түгел. Кеше театрга килеп шатлык хисе кичерсен, ләззәт алсын иде. Тамашачыга тәкъдим итә торган барлык спектакльләрем шушы кагыйдәгә нигезләнеп әзерләнә.

Никита Кириллов

«Бушка бит ул!» дидем»

Никита Кириллов, 24 яшь (Казан)

Россиянең иң яшь почетлы донорларының берсе

– Тәүге тапкыр 2019 елда кан тапшырдым. Бу елның 8 апрелендә 79 нчы донациям булачак. Ә 12 апрельдә өченче мәртәбә донорлык акциясен оештырачакмын. Спорт менеджменты һәм педагогика юнәлешләре буенча белем алдым. Шул чорда ук кешеләргә ярдәмләшү, яхшы гамәлләр кылу турында уйлана башладым. Күңел шулай теләде. Кан бирү кызыксындырды.

Беренче тапкыр кан тапшыргач, миңа акча бирделәр. Аптырап калдым. «Бу нәрсәгә? Мин бит бушка тапшырам!» – дидем. Алар бу акчаның ашарга алу өчен матди ярдәм икәнен аңлатты.

Хәзерге яшьләр игелекле эшләргә тартыла. Без виртуаль дөньяда гына яшәмибез, кешеләрне дә коткарабыз. Шунысын да әйтеп китим: донорлар кемнең гомерен саклап калуларын белми, гадәттә мондый мәгълүмат бирелми. Үземнең исәпләүләрем буенча, мин якынча 70ләп кешене коткарырга тиеш инде. Бервакыт миннән тромбоцитларны кечкенә пакетка алдылар. Димәк, ярдәм балага кирәк! Сез уйлап карагыз: аның язмышы минем канга бәйле булырга мөмкин иде бит! Донор булуга хобби буларак кына карамыйм мин. Канга алмаш уйлап табылмаган. Шуңа күрә донорларга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Кан бирергә куркырга кирәкми. Бу – игелекле гамәл.

Руфина Уренцова

«Югалып калмадым»

Руфина Уренцова, 15 яшь (Әлмәт)

суга батучы баланы коткара

– Бу хәл 2019 елда булды. Июль ае иде. Шәһәр пляжына ял итәргә бардык. Уйнадык, көлдек, шаярдык, су коендык. Бер мәлне су өстендәге кепкага игътибар иттем. Аңа кадәр анда бер малайның бата-чума йөзгәнен күреп калган идем. Ни гаҗәп – хәзер исә бу малай  суда ятып тора иде төсле. «Кепкаң синеке түгелме?» – дип, аның янына йөзеп килдем. Малай сорауларыма берничек тә җавап кайтармады. Тагын да якынрак килсәм, аның аңсыз ятуын аңладым. Югалып калмадым. Аны тизрәк судан тартып чыгарырга кирәк иде бит. Ярга алып чыгып, ярдәм чакыра башладым. Тиз арада коткаручылар килеп, малайга беренче ярдәм күрсәтә башлады.

Фикер

Зөһрә Кәримова, клиник психолог, психология фәннәре магистры:

Еш кына хәзерге заман үсмерләренә «югалган буын» дигән исем тагалар. Яшүсмерләр шуңа да яшүсмер инде: алар бу чорда укытучыларына, әти-әниләренә түгел, үзләренең яшьтәшләренә, аларның гамәлләренә күз сала. Аларга кәттә булу кирәк. Шәхес тормышында үсмерлек чоры – иң авыр чор, чөнки бу вакытта кешенең характеры, эчке «мин»е күренә башлый.

Шуларны исәпкә алсак, еш кына үсмерләр тарафыннан кылынган кайбер искитмәле гамәлләргә (каһарманлык очраклары турында сүз) гаҗәпләнәбез. Ни өчен гаҗәпләнәбез? Чөнки ата-аналар яшүсмерләрне бала дип саный һәм балалар моңа сәләтле түгел кебек тоела. Өстәвенә аларның гаджетлардан кала бүтән кызыксынулары юк дип уйларга күнеккәнбез. Бик еш кына, ни кызганыч, ата-аналарның үз баласына ышанычы да аз.

Ни өчен балалар мондый очракларда куркып, югалып калмый? Аларда «эчке тәнкыйтьче» юк. Алар йөрәге кушканча эшли. Еш кына бу гамәлләрне башкарырга нәрсәдер исбат итү, кемгәдер нидер дәлилләү теләге түгел, ә кыюлык, нәни йөрәк тулы мәхәббәт этәрә. Балалар калыплардан азат.


Фикер өстәү