Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен Түбән Камада ифтар булды

Түбән Каманының барлык мәчетләрендә дә ай буе ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә. Шулай ук шәһәрнең төрле оешма вәкилләрен чакырып, бергәләп вәгазь тыңлау, авыз ачу да матур гадәткә кереп бара. Шундый очрашу — авыз ачтыру мәҗлесенең чираттагысына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре чакырылды. Бу хакта Tatar LIFE сайтында хәбәр ителә.

Кунакларны Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде. Ифтарда шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, хәрби комиссар Газинур Ситдыйков катнашты.

Дин әһелләре, җирле хакимият вәкилләре махсус хәрби операциядәге хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән даими рәвештә очрашып, хәлләрен белешеп тора. «Бердәм булганда — барлык авырлыклар җиңелә», — ди Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт.

«Леший» дигән кушаматлы түбәнкамалы махсус операция зонасыннан яраланып кайткан, хәзер дәвалану курсын уза. Догалар белүем генә коткарды, ди ул. Залда утыручыларның язмышлары төрле: кемнеңдер сөйгән яры, газиз ире хәрби операциядә булса, кемдер улы, оныгы өчен ут йота. Кызганыч, араларында якыннарын югалту ачысы кичергәннәр дә бар . Ата-аналарның горурланырлыгы бар — алар илнең чын патриотларын, Ватан батырларын үстергәннәр.

Соңыннан бергәләп һәлак булган батыр хәрбиләр рухына һәм хәзерге вакытта хәрби хезмәттәге ир-егетләргә дога кылып, исәнлек, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтып, якын кешеләре белән очрашу-күрешү бәхете теләделәр.

/Татар-информ


Фикер өстәү