Россиялеләргә пенсияне эшсез арттыру ысулы турында сөйләделәр

Россиялеләрнең пенсия күләме һәр эшләнгән ел өчен исәпләнә торган пенсия баллары саны белән билгеләнә. Бу хакта НИУ ВШЭ хокук факультетының хокук департаменты доценты Фатима Дзгоева искәртте. Шул ук вакытта кайбер очракларда балларны кеше эшләмәгән чорда да билгеләргә мөмкин.

Эксперт эше булмаган очракта пенсияне арттыру ысулын атады. Гражданнар бала карау ялы ярдәмендә түләүне арттырырга хокуклы. Әйтик, ел ярым эчендә беренче балага 2,7 балл бирәләр, икенчесенә — 5,4, өченчесенә — 8,1. Инвалид яки өлкән кеше артыннан күзәтү, армиядәге хезмәт — 1,8 балл, дип яза «Прайм».

Санап үтелгән ысуллар иминият стажында алар алдында  түләүле эш булган очракта гына исәпләнәчәк, дип ассызыклады Дзагоева.


Фикер өстәү