Диетолог ми эшчәнлеген яхшырта торган берничә азык-төлекне атады

Табиб-диетолог Елена Соломатина, В төркеме витаминнары, антиоксидантлар һәм Омега-3 тәге май кислоталары куллану ми эшчәнлеген яхшырта дигән фикерне үткәрә.

Белгеч сүзләренчә, Омега-3 ми эшчәнлеге өчен бигрәк тә файдалы.

«Ул тулы канлы тормыш алып бару өчен кирәк булган нерв импульсын саклый. Шулай ук андагы май кислоталары ялкынсынуларны бетерә, канны сыегайта. Нәтиҗәдә басым югары яки түбән булганда да, кан йөреше яхшырып, тромблар барлыкка килүне туктата,» – дип яза белгеч “Вечерняя Москва” да.

Табиб шулай ук, файдалы май кислоталары майлы балык, әстерхан чикләвеге, җитен маенда да бар, дип өсти. В төркеме витаминнары арасыннан диетолог бигрәк тә В12  не аерып күрсәтә. Ул да ми эшчәнлеге өчен бик файдалы. Хайван бавырында һәм итендә күп. Шулай ук белгеч рутин, кверцетин, рефинатроз, полифенол антиоксидантларын билгеләп үтә.

«Бу матдәләр баш мие күзәнәкләре җимерелүгә юл куймыйлар, антиоксидантларның эшчәнлеген озынайтучы С витаминын саклыйлар», – ди табиб.

Организмда антиоксидантлар җитәрлек булсын өчен кара җиләк, гранат һәм күк җиләк ашарга кирәк. Соломатина шулай ук Д витамины һәм магнийның кирәклеге турында да аерым әйтеп үтә. Магний – кишер , шпинат, иттә, Д витамины тәрәч бавыры, майлы балык һәм йомыркада күп.


Фикер өстәү