Владимир Путин 1 млн сумга кадәр штраф салучы канунга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин спам-шалтыратулар өчен 1 млн сумга кадәр штраф салучы канунга кул куйды.

Тиешле документ хокукый порталда урнаштырылган.

Спам-шалтыратулар өчен гражданнарга 10-20 мең сумга, вазыйфаи затларга 20-100 мең сумга, ә юридик затларга 300 мең сумнан 1 млн сумга кадәр штраф салыначак, дип төгәлләштерелә.


Фикер өстәү