Кирәкмәс реклама таратучыларга юл ябыла

Агымдагы елның икенче кварталында спам-шалтыратуларга һәм спам-хәбәрләргә юлны ябучы система барлыкка киләчәк.

Россиядә 2022 елның икенче кварталында телефоннан кирәксез рекламалар һәм SMS-хәбәрләр таратучыларга юлны ябучы система барлыкка киләчәк. Бу хакта “Известия” яза.
Банклардан, медицина үзәкләреннән һ.б. һәрдаим шалтыратып, гади халыкның үзәгенә үтүчеләргә каршы көрәшү өчен уйлап табылган бу.

– Кешеләрне кирәкмәгән рекламадан коткару өчен \элемтә операторлары белән берлектә эшләргә булдык. Без алар белән бу системаның ничек эшлиячәге турында килештек тә инде, – дигән Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкиле “Известия” хәбәрчесенә.

Шулай итеп, кирәкмәгән рекламачылардан котылу өчен “МТС”, «Мегафон», «Билайн» һәм “Tele2” операторлары сайтларына шикаять тапшырырга мөмкин булачак. Мөрәҗәгать формасы икенче кварталда эшләнеп бетәчәк. Мөрәҗәгать алынганнан соң, элемтә операторы спам җибәрелгән номерны 72 сәгать эчендә ябачак.

Сүз уңаеннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Урал реконструкция һәм үсеш банкын Казанда яшәүче бер ир-атны үзенең рекламалары белән йөдәткәне өчен 300 мең сумлык штрафка тарткан.


Фикер өстәү