Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты булдырырга тәкъдим иттеләр

Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты барлыкка килергә мөмкин.

Бу тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашуында «Ирэн» тегү остаханәсе хуҗасы Ирина Купряхина әйтте.

«Россия җитештерүчеләренең статусын күтәрү — импортка алмаш мөмкинлеге. Әмма хәзер зур проблема килеп чыга — тукымалар җитештерү. Барлык тукымалар да, чималлар да чит илдән кертелә. Әйтик, киҗе-мамык тукыма 100 процентка, химик сүс 80 процентка, йон 60 процентка читтән кертелә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге тенденция җепләр һәм тукыма сатып алу проблемасын тудырачак, чөнки аларның бәясе уртача ике тапкырга арткан.

«Россиядә тукыма җитештерә торган берничә оешма бар, алар дәүләттән субсидия ала. Ә калган бар нәрсәне дә башка илләрдән сатып алабыз. Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты ачу мөмкинлеген карауны тәкъдим итәбез. Тулаем алганда, моның өчен бездә барысы да бар диярлек — химик һәм аграр комплекс, шулай ук теләк тә бар», — дип йомгаклады ул.


Фикер өстәү