Путин белән туры элемтә башланды: 2 миллионнан артык сорау килгән

«Известия» хәбәр итүенчә, мондый мәгълүматларны «Россия-24» телеканалы китерә. Китерелгән статистика нигезендә, 658 183 мөрәҗәгать call-үзәк аша килгән. Россиялеләр SMS яки MMS ярдәмендә — 331 070, программа сайты аша — 129 336, «Мәскәү — Путин» мобиль кушымтасы аша 103 972 сорау җибәргән. Социаль челтәр аша 33 487 мөрәҗәгать алынган.

Вакцинация һәм коронавирус белән көрәш иң популяр темалар булып кала, дип күрсәтелә. Президентның ил гражданнары белән турыдан-туры элемтәсе 30 июньдә узачак. Путин россиялеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Программа студиядә аудиториядән башка үткәреләчәк, Президент белән алып баручы була.

Эфир 12:00 сәгатьтә башлана һәм Россия телеканаллары һәм радиостанцияләре аша трансляцияләнәчәк. Президентка сорауны «Мәскәү — Путин» мобиль кушымтасы аша, шулай ук moskva-putinu.ru программа сайты аша, SMS-яки SMS-хәбәрләрне 0-40-40 номерына һәм 8 (800) 200-40-40 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Моннан тыш, текст һәм видесорауларны «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да җибәрергә мөмкин булачак.


Фикер өстәү