Владимир Путин: «Мин мәҗбүри вакцинацияләүгә каршы»

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башланды.

Путинга юлланган сорауларның иң популяры: вакцинация һәм коронавирус белән бәйле. Сорауларның берсендә Президенттан мәҗбүри вакцинация ясатуга карата фикерен сораганнар. Ул моңа каршы булуын әйтте.

Ләкин, локдаун булмасын өчен төбәкләр мәҗбүри вакцинация кертәләр, дип ассызыклады Президент.
Инфекциянең алга таба таралуын вакцинация ярдәмендә генә булдырмый калырга мөмкин, ди ул. 1998 нче елда привикалар белән бәйле законны искә алып, әлеге законның икенче өлеше аерым төбәкләрдә авырулар күтәрелгән очракта, санитар табиблар рекомендацияләре буенча төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинация кертү хокукына ия булуын да әйтте.


Фикер өстәү