Монополиягә каршы хезмәт офис кәгазе бәясенең арту сәбәпләрен тикшерә

Монополиягә каршы федераль хезмәт офис кәгазенең бәясе арту нигезлеме-түгелме икәнен тикшерәчәк. Бу хакта ведомство үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

«Гражданнардан килгән күпсанлы шикаятьләр фонында Монополиягә каршы хезмәт кәгазь җитештерүчеләрдән тикшерү өчен кирәкле мәгълүмат сорады», –  диелгән хәбәрдә.

Монополиягә каршы законнарны бозу очраклары һәм кайбер сатучыларның бәяләрне арттыруы ачыкланса, тиешле чаралар күреләчәк.

Элегрәк Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында илдә офис кәгазенә кытлык булмаячак, кәгазь белән тәэмин итү бер атна эчендә хәл ителәчәк, дип белдергәннәр иде.


Фикер өстәү