Товарларның килограммы һәм литры өчен бәяләрне күрсәтүгә каршы чыкканнар

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы продуктларның килограммы яки литры өчен бәясен билгеләүне күздә тоткан гадел бәя турындагы закон проектын тәнкыйтьләп чыккан. Бу хакта ведомствоның Россия Президентының Дәүләт-хокук идарәсенә (ГПУ) язган хатына сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Элегрәк «Известия» хәбәр иткәнчә, ЛДПРдан Дәүләт Думасы вице — спикеры Борис Чернышов түбән палатага азык-төлек товарларының бәясен килограмм яки литр өчен күрсәтүне таләп итүче закон проектын керткән иде. Дәүләт Думасы, басма мәгълүматлары буенча, аны октябрьдә беренче укылышта карый ала.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, яңа тәкъдим продукциянең килограмм яки литры өчен бәясен исәпләүне мәҗбүр итәчәк, нәтиҗәдә товарларны һәм бәяләрне әзерләү кыйммәтләнергә мөмкин. Моннан тыш, процессны автоматлаштыру аркасында яңа чыгымнар барлыкка киләчәк, бу шулай ук товарларның бәясенә дә тәэсир итәчәк. Шулай итеп, яңалык бизнес процессларына тәэсир итәчәк һәм кулланучылар базарында бәяләр артуга китерәчәк.

Ведомствода шулай ук бер килограмм яки бер литр продукция (кофе, чәй, сагыз, чипсы һәм башкалар) бәясенең кулланучыга кирәк түгеллеген искәрттеләр, әмма закон проекты мондый товарлар өчен аерма ясамый. «Югарыда әйтелгәннәр нигезендә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы закон проектын хупламый», — дип китерә «Известия» министрлык нәтиҗәсен.

Шул ук вакытта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сатып алучылар өчен төрле күләмдәге яки авырлыктагы охшаш товарларга бәяләрне чагыштыруны җиңеләйтә торган бердәм стандарт кертергә тәкъдим итә, дип хәбәр итә газета.

 


Фикер өстәү