«ВТ» хәбәрчесе: Виртуаль дөньяда тәрбияләнгән буын дилбегәне үз кулына алса, ни булыр?

Америкадагы Флорида штаты губернаторы Рон Десантис бер атна чамасы элек кенә 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдә аккаунт булдыруны, ә 14–15 яшьлекләргә аккаунтларны бары тик әти-әниләр ризалыгы белән генә ачуны рөхсәт итә торган закон имзалады.

Канунның үтәлешен ничек тәэмин итә торганнардыр, анысын белмим, әмма чикләнмәгән ирекләр җәмгыяте булып саналучы илдә тыюлар кертү берникадәр гаҗәпләндерә. Американнар дәүләт күләмендә TikTokны да тыярга телиләр. Берничә көн элек кенә, Байденнан көлеп, интернетта мемнар урнаштырган бер ханымның өендә ФБР, ягъни Федераль тикшеренүләр бюросының (АКШның яшерен полициясе) берничә хезмәткәре кунак булып киткәнлеге турында хәбәрләр дә күренде. Демократиянең төп ныгытмасы булып саналган илдә цензура көн тәртибенә килеп басамы?

          Зур сәясәттән читкә китеп, көндәлек тормышка кайтыйк әле. Автор кичә «Казан нуры» мәчетендә өйлә намазы укыды. Халык күп иде, мәчет тулы. Һәм сөннәт белән фарыз намаз арасындагы кыска гына бер мизгелдә кулларда смартофоннар пәйда була. Авторның үз кесәсендәге телефон да озак ял итми. Виртуаль дөнья безне шулкадәр биләп алган: чынбарлык дөньясында озак тора да алмыйбыз. Психикасы ныгыган өлкән кеше өчен бу алай ук куркыныч та түгелдер, бәлки. Мәгълүмат ташкынын кем ничек куллана, анысы да мөһим бит әле. Кемнәрдер порносайтларда утыра, кемнәрдер компьютер уеннары белән мавыга, кемнәрдер социаль челтәрләрдә үзен алга чыгару белән җенләнгән һәм лайклар җыя… Мәгълүмат кырын блогер буларак акча эшләү өчен файдаланырга теләүчеләр дә җитәрлек.

Ләкин онлайн тормыш бик куркынычсыз ук нәрсә түгел. Рон Десантис үз штатында гына булса да балаларны онлайннан офлайнга күчерергә тели икән, кычытмаган урынны кашып азаплану гына түгел бу. Интернет балаларның психикасын боза, аларны һәлакәткә этәрә, моны хәзер Көнбатышта да яхшы аңлый башладылар. Хәтерлик әле: 2000 нче еллар башында безнең кулларга беренче тапкыр төймәле телефоннар килеп керде. Үзара хәбәрләшүдән башка бернигә да ярамаган шул примитив элемтә чарасы да балалар арасында суицид эпидемиясе китереп чыгарган иде. Унике-унөч яшьлекләр, телефон сорап, әти-әниләрен шантажлый һәм, янауларын тормышка ашырып, муеннарына элмәк тә салырга гадәтләнделәр. Тормышка смартфоннар килеп кергәч, хәл тагын да катлауланды. Хәзер инде әти-әниләр, таләп итүен дә көтмичә, баланың кулына яңа технологик продукт тоттыра башлады һәм без бөтен кешелек дөньясы белән глобаль челтәргә кереп киттек.

Өлкәннәр өчен дә эзсез генә үтми бу галәмәт, бала психикасын бөтенләй җимерә. Бу хакта либераль Көнбатыш бездән дә алдарак чаң суга башлады. Америкалы социаль психологлар китергән берничә генә факты карыйк әле. 20102021 еллар аралыгында (смартфоннар кулга менгәннән соң) үсмерләр депрессиясе 2,5 тапкыр, ә үз-үзенә кул салучы балалар саны 167 процентка арткан. Күп кенә үсмерләр (хәтта өлкәннәр дә) кешеләр арасында булудан туктадылар, социаль модельләр, хисләр, физик активлык, хәтта йокы режимына кадәр үзгәрде. «Инстаграм»да һәм «ТикТок»та үскән кызларның бик азы гына гаилә корырга һәм бала табарга тели. Майнкрафт һәм фортнайт (компьютер уеннары) тарафыннан гарипләндерелгән малайлар үзләренең кимчелекле булуларына тагын да ныграк нәфрәтләнәчәк.

Автор бу мәгълүматның барысын да бары Көнбатыш матбугатыннан ала, Кремль аналитикларын файдаланмый. The Economist, мәсәлән, егетләр белән кызлар арасында полярлашу бара, бу демографиягә һәм сәяси радикальләшүгә йогынты ясый, ди. 20 яшькә кадәрге ир җенесендәгеләр консервативракка әйләнә, ә яшь хатын-кызлар күпкә либеральрәк була бара. Беренчеләре үтә уң партияләр ягына (фашистлар дип укы), икенчеләре ультрасул агымнарга авыша. «Шаккатмалы хәл, ди көнбатышлылар, Z буыны кызларының (1995 елдан соң туганнарны шулай атап йөртәләр) 30 проценты үзләренең традицион булмаган ориентациядә икәнлекләрен белдерәләр. Малайлар арасында андыйлар 10 процент кына».

          Британиянең консерватив журналы Спекте́йтор (The Spectator) «Бала табу кимүнең төп сәбәбе» дигән язма бастыра һәм яшь хатыннар үзләренә партнер таба алмый дигән нәтиҗәгә килә. Боларның барысын да белгечләр иртә башланган онлайн тормышка китереп бәйли. Американың социаль психологы Джонатан Хайдт бу хакта «Борчулы буын» дигән китап язган. Ул китапның өзекләрен мин Англиянең «Гардиан» газетасыннан укыдым. Хәзер чит ил газеталарын уку өчен тел белү таләп ителми. Интернет санаулы секундлар эчендә язманың камил әдәби тәрҗемәсен алдыңа китереп бастыра. Газеталар үзләре язмаларның берничә телдәге вариантын әзерли гадәттә. Сул либераль карашлы көндәлек газета: «Смартфоннар Z буынының психик сәламәтлеге кризисын китереп чыгарды», – дип чаң суга. Джонатан Хайдт кыз балалар арасында үз әгъзаларын гарипләндерү (членовредительсто) күренешенең кискен артуын да смартфоннарның тормышка иртә яшьләрдә килеп керүенә бәйли. 2010–2020 елларда Z буыны кызлары арасында бу күренеш өч тапкыр диярлек арткан икән. Ә өлкәнрәк буын хатын-кызлар арасында, киресенчә, кимегән.

          Бездә «Көнбатыш җәмгыяте тулысынча бозылган, бар кешеләр, кыргый пропагандага ияреп, табигый асылларын югалтып бетергәннәр» дигән караш яши. Алай ук түгел ул. Көнбатышлыларның да күбесенең башларында миләре үз урынында. Быел Байден Пасхага туры килгән көнне Трансгендерлар көне дип игълан итеп караган иде, авызы пеште: җәмгыятьтә нәфрәт тудырды аның гамәле. «Ник шулай эшләдең?» – дип сорауга: «Мин алай эшләмәдем!» – дип җавап бирергә мәҗбүр булды. Сабый чактан ук виртуаль дөньяда тәрбияләнгән буын дилбегәне үз кулына алса, ниләр булып бетәр, әлегә мәгълүм түгел.

          Шулай да смартфоннар бәланең кечерәге әле. Хәзер Көнбатыш урамнарында виртуаль чынбарлык күзлеге кигән сәер кыланышлы кешеләр күренә башлады. Әлегә ул күзлекләргә ихтыяҗ зур түгел дип әйтәләр, әмма куәтле реклама бара инде.


Фикер өстәү