Бүгенгә һава торышы: томанлы булыр, яңгыр яварга мөмкин

Бүген, 10 апрельдә, Татарстанда җылы һәм чагыштырмача дымлы һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, иртән төнлә төшкән томан сакланачак. Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 4тән 9 метрга кадәр тәшкил итәчәк.

Температура фоны үзгәрми диярлек. Төнге +2..+7 градустан соң көндез термометр баганалары 12-17 градус җылы күрсәтәчәк (Казанда +14..+16).


Фикер өстәү