Миңнеханов, Метшин Галиев мәчетендәге бәйрәм намазында катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казанның Галиев мәчетендәге бәйрәм намазында катнаша. Шулай ук залда махсус хәрби операциядә катнашучылар, шул исәптән Россия Герое Рәсим Баксиков та бар.

Бәйрәм Коръән аятьләрен укудан башланды, аннары катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.

 


Фикер өстәү