Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мөселманнарны бәйрәм белән котлады

Ураза бәйрәме – исламда иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Ул кешеләрнең йөрәген якыныңа карата мәхәббәт, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм изге эшләр кылырга омтылыш белән тутыра торган камиллек чыганагы. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин РФ мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләренә юллаган котлавында шулай дип белдерде.

«Мөселман өммәте конфессияара диалогны саклауга зур өлеш кертә, милләтара тынычлык һәм татулыкны сакларга ярдәм итә, социаль программалар һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша», — диелә Хөкүмәт сайтында урнаштырылган телеграммада.

Мишустин мөселман өммәтенең дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешен, шулай ук аның вәкилләренең традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә игътибар бирүен аерым билгеләп үтте.

 


Фикер өстәү